Студентлар көне белән!
25 гыйнвар - студентлар көне буларак билгеләп үтелә. Кеше гомеренең иң күңелле чоры - студент елларын кем генә сагынып искә алмый икән?
Студент диюгә күз алдына йокысы туймаган, тиктормас, һәрвакыт нәрсә белән дә булса шөгыльләнүче егет-кызлар, тулай торак маҗаралары, төркемдәшләр искә төшә. Вакытында куймаган "5"ле, укытучы шелтәсе, ашый алмый калган иртәнге аш... барысы да тора-бара онытыла. Әлеге вакытны кеше үз гомерендә бары тик яхшы хәтирәләр белән искә ала.
Нинди соң ул студент? Алар тормышына бәйле берничә кызыклы факт:
1. Абитуриентлар дип без университетка керергә әзерләнүчеләрне әйтергә күнеккән. Чынлыкта, бу сүз «китү» дип тәрҗемә ителә. Шулай ук абитуриент дип вуз чыгарылыш укучыларын да әйтәләр.
2. Күп кенә чит ил вузларында «борынгы кычкыру» дип аталган сәер традиция популярлык казана. Студент урамга чыгып, 5-10 минут кыргый тавышлар чыгарырга мөмкин. Мондый күнегүләр сессия вакытында киеренкелекне төшерергә ярдәм итә дип санала.
3. Дөньяда иң озын шпаргалка — 600 метрны тәшкил итә. Студентларга аны әзерләү өчен 16 сәгать вакыт киткән.
Димәк, бу көн - төрле уку йортларында белем өстәүчеләрнең һәм студент еллары артта калучыларның да уртак бәйрәме. Мөстәкыйль тормышның беренче сабаклары, тәүге һөнәри белемнәргә төшенү, һичшиксез, студент еллары белән бәйле. Өмет-ышанычлар һәм романтик мавыгулар чоры гына түгел, җитди эшләр чоры да әле бу.
Тормыш юлыгызда, барлык башлангычларыгызда уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез!