Л.Н. Толстой исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция
Киләсе елның 22нче апрелендә Казан шәһәре Яңа Савин районының 7нче гимназиясе базасында Л.Н. Толстой исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелә. Чара “Татарстанда рус теле” республикакүләм максатчан программасын тормышка ашыру кысаларында оештырыла.
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы биргән мәгълүматларга караганда, ярышка гомуми урта белем бирү оешмаларының 5-11нче сыйныф укучылары катнашырга чакырыла. Эшләр ике төркемгә бүленеп бәяләнәчәк: рус телендә белем алучылар һәм гомуми белемне татар телендә алучылар арасында. Ярышка бары үзлектән башкарылган эшләр генә кабул ителә.
Секцияләргә тематик яктан тукталсак, түбәндәгеләрне атап була: Л.Н. Толстой тормышының Казан чоры, Язучы буларак Лев Толстой, Укытучы буларак Лев Толстой, Лев Толстой фәлсәфәсе, Лев Толстойның әдәби әсәрләренә филологик анализ, Н.В. Гоголь тормышы һәм иҗаты, Язучы-сатирик буларак Н.В. Гоголь, Н.В. Гоголь әсәрләренең заман таләпләренә туры килүе һ.б.
Республикакүләм турга һәр муниципаль берәмлектән барлыгы 10га якын җиңүче чакырылачак.
Гариза һәм эшләрне киләсе елның 10нчы мартына кадәр Казан, Кремлевская ур., 9нчы йорт, 18 каб., гомуми белем бүлегенә юлларга кирәк. Тулырак мәгълүмат түбәндә.