Гөлназ Әхмәдиева - "Иделем акчарлагы" - 2022 бәйгесенең Гран-при иясе
5 Dec, 2022 Рәмилә Мансурова 0
4 декабрь көнне Татар китабы йорты бинасында "Иделем акчарлагы"- 2022 бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды. Иҗади бәйгедә “Белем радиосы"ның программалар редакторы, тапшырулар алып баручы Әхмәдиева Гөлназ Мәлик кызы да катнашты һәм "Проза" номинациясендә Гран-прига лаек булды.
Гөлназны әлеге уңышы белән чын күңелдән котлыйбыз! Яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез!
_ _ _ _ _ _ _ _
⚡️ “Белем” радиосы социаль челтәрләрдә:
ВКонтакте: https://vk.com/radio_belem
Телеграм: https://t.me/belemradiosi
Рәсми сайтыбыз (радионы тыңлап була): http://radio.belem.ru