Укытучылар, тәрбиячеләр һәм мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре игътибарына!
27 Oct, 2022 Рәмилә Мансурова 0
Белем.ру порталы белем бирү оешмалары һәм мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренең эшчәнлеген активлаштыру, таныту һәм тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеген булдыру максатыннан мәкаләләр җыентыгы нәшер итә. Әлеге җыентыкта сез дә үз эш тәҗрибәгезне тәкъдим итә аласыз.
Моның өчен һәр укытучы, тәрбияче, студент (магистр) үзенең авторлык материалларын https://forms.yandex.ru/u/6350ffa5c417f326964e9ec2/ сылтамасы буенча күчеп юллый ала. Мәкаләләрнең тематикалары һәм мәкаләгә таләпләр белән Нигезләмәдә танышырга мөмкин.
Уңышлар теләп, Белем.ру командасы