ТДГПУ студентлары фольклор практикасы буенча хисап тоткан
Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының татар филологиясе факультетында фольклор практикасы буенча хисап конференциясе узган, дип хәбәр ителә ТДГПУның рәсми сайтында.
3 нче курс студентлары аудитория игътибарына Татарстан районнарында һәм башка республикаларда халык иҗаты өлкәсендәге тикшеренүләрен тәкъдим иткән. Алар татар халкына хас гореф-гадәтләр, гаилә йолалары турында кызыклы мәгълүматлар җиткергән. Бигрәк тә “Карга боткасы”, “Нәүрүз”, “Каен бәйрәме”, “Каз өмәсе”, печән өсте, Сабантуй кебек бәйрәмнәрдә күмәкләшеп эшләү һәм күңел ачуны гәүдәләндерергә тырышкан. Студентлар Армиягә озату, кыз урлау, никах, бала туу һәм башка гаилә традицияләренә дә җентекле анализ ясаган. Хисап конференциясе музыкаль композицияләр, сәхнәләштерелгән күренешләр белән үрелеп барган.
“Бүгенге заман укытучысы – ул, иң беренче чиратта, теоретик. Ул күп нәрсәне башкара белергә тиеш. Фольклор практикасы – укытучының камилләшүенә илтүче юлларның берсе. Безнең уку йортында шундый конференцияләр оештырылуына мин бик шат”, - дип, ТДГПУ профессоры Фоат Галимуллин үз фикерләрен җиткергән.
Чыганак: "Татар-информ"