«Белем.ру» татар мәгарифе һәм үзүсеш порталы яңа уку елына яңа мөмкинлекләр әзерли!
Дуслар! Порталның даими кулланучыларына укытучыларга, укучыларга, аларның ата-аналарына һәм портал белән яңа гына танышучыларга шатлыклы яңалык ирештерәбез.
26 нчы июль көнне «Белем.ру» компаниясенең Татнетны үстерү фонды ярдәме белән алып барган Белем.ру порталы массакүләм мәгълүмат чарасы буларак (СМИ) лицензия алды (свидетельство о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г.) һәм 27 нче июльдән башлап челтәрле басма (сетевое издание) буларак эшли башлый!
Бүгеннән Белем.ру порталында урнаштырылган материаллар, фәнни хезмәтләре, чыгышлар ‒ барысы да матбугатта басылган дип саналачак һәм сез аларны рәсми чыганак буларак та билгели алачаксыз. Моннан тыш Белем.ру порталының читтән тыш хәбәрчеләр командасын оештыру да планда каралган.
Сыйфат тикшерүе узганнан соң Сез үзегезнең районның штаттан тыш хәбәрчесе статусына ия була алачаксыз һәм Сезгә Белем.ру порталында үз районыгызның мәгариф яңалыкларын урнаштыру мөмкинлеге ачылачак.
Шулай ук, 15 августтан башлап порталга милли мәдәният, тел, милли сәнгать, традицияләр, гореф-гадәтләрне чагылдырган хезмәтләр һәм файдалы ресурслар кабул ителә башлый! Нигездә материаллар текст форматында (фотолар белән) кабул ителә, шулай ук киләчәктә аудио һәм видеоматериаллар урнаштыру мөмкинлеге дә булдырылыр дип өметләнәбез.
Мәкаләләр, дәрес планнары, рефератлар, сыйныфтан тыш чаралар өчен тематик планнар һәм башка төр материаллар portal@belem.ru адресы буенча кабул ителә.
Телебез һәм мәдәниятебезне бергә үстерик!
Ихтирам белән, Белем.ру компаниясе.