Дини уку йортлары дәүләт аккредитациясе алачаклар
Дәүләт думасы дини уку йортларының дәүләт аккредитациясе алуны хуплап, "Мәгариф турында" һәм "Намус иреге һәм дини берләшмәләр” дигән законнарындагы төзәтмәләрне кабул итте.
Дәүләт аккредитациясен, дәүләт оешмасы статусын булдырмаган килеш тә, дини академияләр, университетлар, семинария һәм мәдрәсәләр (һөнәри) әзерлек юнәлешенә карап алачаклар. Дини уку йортлары программалары дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә гамәлгә ашырылырга мөмкин. Шул рәвешле, әлеге уку йортларының чыгарылыш укучылары, әгәр укуларын уңышлы тәмамласалар, дәүләтнеке кебек диплом алачаклар.
Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Дмитрий Медведев, әлеге сорауның хәл ителүен "фундаменталь һәм бик мөһим" дип саный. Узган елның ноябрендә Россия Ислам Университетында булганда, ул дини уку йортларының укыту программаларын “безнең җәмгыятебездәге тирә-юньне формалаштыруда мөһим роль уйный" дип билгеләп үткән булган.