Педагогларга һәм укучыларга дистанцион белем
10 Dec, 2008 Сылу 0
Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты рәсми сайтында яңа игълан. Уку йорты укучыларны һәм укытучыларны инглиз теле дәрәҗәләрен яхшыртырга чакыра. Сүз инглиз телен дистанцион юл белән өйрәнү турында бара. Яңа гына тел өйрәнә башлаган башлангыч сыйныф укучылары өчен махсус курс каралган (www.mogalim.ru). Ә укытучыларга “Лингвистик компетенцияне үстерү” (www.mogallim.ru) курсы тәкъдим ителә.
Тарих фәне мөгалиммнәре исә “Дөнья халыклары мәдинияты тарихын өйрәтүдө мультимедияле технологияләр” исемле курска язылырга мөмкин (www.mogallim.ru).
Укырга теләге булганнар түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә ала: cido@irort.ru. Тел.: 236-62-91.