Белем Академиясе "Түбәтәй тегү серләре" дип исемләнгән мастер-класс үткәрә!
5 Mar, 2022 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Якынлашып килгән 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Белем Академиясе (Белем.ру компаниясенең структур бүлекчәсе (лицензия №10760 от 01.11.2021)) "Түбәтәй тегү серләре" дип исемләнгән мастер-класс үткәрә.
Түбәтәй тегү осталыгына хатын-кызларны милли җанлы татар кызы Илүзә Садриева өйрәтәчәк.
Мастер-класслар Каюм Насыри урамы, 25 нче йорт, 312 нче бүлмәдә Белем Академиясенең уку залында үткәрелә.
Үткәрелү датасы/вакыты:
- 7 нче март - 10:00, 13:00 яисә 16:00 сәгатьтә;
- 8 нче март - 10:00, 13:00 яисә 16:00 сәгатьтә.
Мастер-класска язылу: https://forms.yandex.ru/cloud/62239891360546b90ad6ac89/.
Түбәтәй тегү осталыгына өйрәнү бәясе - өлкәннәр өчен нибары 1000 сум (материаллар бәясе кергән), ә 18 яшькә кадәр үсмерләр өчен һәм дуслары белән килгән һәркемгә 10% ташлама белән - 900 сум.