Интернет өчен кем түли?
Ел ахырына кадәр Татарстан Республикасының 1153 мәгариф оешмасында Интернет региональ финанслауга күчеп бетәчәк. Бу турыда республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы рәсми сайты хәбәр итә. Барлыгы Татарстанда 2165 мәктәп Интернет челтәренә тоташкан. Аларның 553е “Мәктәпләрне Интернет челтәренә тоташтыру” республикакүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла. Ә 1612сенә Интернет “Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында урнаштырылган.
Ике ел дәвамында бу хезмәт федераль казна хисабына түләнде. Әлеге срок тәмамлануга гомуми урта белем бирү оешмаларындагы Интернет өчен республика үзе түләргә тиеш була. Агымдагы елның җәендә региональ финанслауга республиканың инде 560 мәгариф оешмасы күчерелгән иде. Сентябрь аенда алар рәтенә тагын 260 мәктәп кушылды. Ел тәмамланганчы Татарстан Республикасы бюджеты хисабына тагын 333 мәгариф оешмасы күчәргә тиеш. Калган 1012 мәктәп түләүнең бу төренә яңа 2009 елда күчә.
Фикерләр
Ильфар
10 Декабрь, 2008 - 11:23
Permalink
Cорау
Дөрес аңладыкмы икән? Региональ финанслауга күчкәч тә бер мәктәп тә интернеттан өзелмәс...