Самара укучылары татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада призерлары булдылар
"2-5 февральдә Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада узды. Самар шәһәреннән ”Яктылык» мәктәбенең 6 укучысы 20 өлкәдән килгән балалар белән көч сынаштылар.
Төрле дәрәҗәдәге катлаулы биремнәрне үтәп, татар теленнән призёр исеменә Хайбрахманова Айгөл (8 сыйныф), Мостафина Диләрә, Садыйкова Алинә (9 сыйныф), Кәлимуллина Лилия (11 сыйныф) лаек булдылар. 10 сыйныф укучысы Тупасов Артур — әдәбияттан призер. Бу балаларны Гыйләҗева Фәния Нурсахиевна әзерләде.
8 сыйныф укучысы Кудуев Байтур шигырь сөйләү бәйгесендә җиңүче исеменә лаек булды (укытучысы - Дәүләтбаева Фәүзия Әзгатовна).
Барлык укучыларга да ике тапкыр театрда спектакльләр карау оештырылган иде. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгына олимпиаданы уздырырга барлык уңай мөмкинлекләр булдырган өчен рәхмәт.
Юлдагы кыенлыкларны җиңеп, балаларны олимпиадага алып барып, алып кайтучы башлангыч сыйныф укытучысы, методист Галия Фуатовна Тупасовага әти-әниләрнең рәхмәте чиксез." - дип хәбәр итә "Самара татарлары" сайтында «Яктылык» мәктәбе администрациясе.