Робот техникасын яратучы яшьләр Казанга фестивальгә киләчәк
4 Feb, 2022 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
2022 елның 27 февралендә Казанда «Робосабантуй-2022» Идел буе балалар робототехника фестивале үткәрү планлаштырыла.
«Робосабантуй–2022» Идел буе балалар робототехника фестивален оештыру комитеты 6-12 яшьлек балаларны түбәндәге номинацияләрнең берсендә катнашырга чакыра:
- сумо Lego-роботлар;
- сызымчы;
- җитәкчелек астында булган роботлар футболы;
- иҗади проектлар конкурсы;
- "Хыяллан, булдыр, сына" Lego-конструкцияләү конкурсы.
Ярышлар регламенты, катнашучыларга карата таләпләр белән танышырга, шулай ук катнашу өчен теркәлергә https://www.robosabantuy2022.ru/ сайтында мөмкин.
Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә.
Фестивальнең максатлары:
- мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар арасында фәнни-техник иҗатны популярлаштыру;
- мәктәпкәчә яшьтәге һәм кече яшьтәге мәктәп укучыларында робот техникасы һәм мәгълүмати технологияләр белән тотрыклы һәм тирән кызыксыну формалаштыру;
- балаларда уртак эшчәнлеккә һәм ярыш шартларында бер-береңне кабул итүгә сәләт формалаштыру;
- талантларга ярдәм итү программасына кертү максаты белән иң кызыксынган һәм сәләтле балаларны ачыклау;
- буыннар бәйләнешен ныгыту, яңа традицияләр салу, балаларда патриотик кыйммәтләрне саклау һәм алар яши торган шәһәр һәм төбәк өчен горурлык хисе тәрбияләү.