XVIII #әдәбимарафон проекты финалистлары билгеле
Хөрмәтле татар әдәбиятын сөючеләр һәм үзләрен камилләштерүчеләр!
Татнетны үстерү фонды Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә XVIII #әдәбимарафон проектының финалистлары исемлеген урнаштырды! Алар белән http://tat-i.net/tt/finalistlar-18 адресы буенча күчеп танышып була.
Белем.ру коллективы исеменнән барлык финалистларны да чын күңелдән тәбрик итәбез һәм аларга 2022 елның җәй айларында #ӘДӘБИСАБАНТУЕ форматында үткәреләчәк тантаналы чарада уңышлы катнашуларын телибез. Шулай ук, финалистларның һәрберсе киләсе #әдәбикөрәш бәйгесендә катнашу хокукын да ала. Ул җәй айларында үткәреләчәк, аның беренче этабы Татнетны үстерү фондының рәсми Инстаграм-аккаунтында үткәреләчәк.
Исегезгә төшерәбез, быел #ӘдәбиСабантуе "Президентский Фонд Культурных Инициатив" ярдәмендә тормышка ашырыла.