100 меңгә якын мәктәп укучысы бушлай программалау телләренә өйрәнү мөмкинлеге алачак
Күпчелек ата-ана бүгенге көндә үзләренең балалары өчен иң перспективалы юнәлешләрнең берсе дип мәгълүмати технологияләр өлкәсен саный.
- Мәгълүмати технологияләр өлкәсе - икътисадның иң актив үсә торган тармакларының берсе. Безнең бурыч - аның өчен квалификацияле кадрлар әзерләү, - дип билгеләп үтте вице-премьер Дмитрий Чернышенко. - 7-11 сыйныф укучыларының 67% ата-анасы аларның киләчәген цифрлы һәм IT-өлкә белән бәйли.
Икенче урында - технологияләр һәм сәнәгать өлкәсе, өченчедә - медиа һәм коммуникацияләр, дүртенчедә - мәгариф һәм сәнгать өлкәсе.
- Узган ел ун төбәктә мәктәп укучыларын программалауның заманча телләренә түләүсез өйрәтү буенча сынау проекты эшли башлады, - дип искәртте Чернышенко. - Хәзер курсларда ун мең тыңлаучы бар. Быелдан "IT-тармакның кадрлар потенциалын үстерү" дигән яңа федераль проект кысаларында без бу проектны бөтен илгә таратачакбыз".
Вице-премьер сүзләренчә, бушлай курсларга 8-11 нче сыйныфларда белем алучы 100 мең укучы керә алачак.
«Российская газета» материаллары буенча