Дин галиме Ризаэтдин бине Фәхреддин
Ризаэтдин бине Фәхреддин XIX гасыр азагы – XX гасыр башының бөек әдибе, тарихчысы гына түгел, бәлки мәшһүр дин галиме дә. Кичүчат мәдрәсәсеннән алып, соңгы көннәренә хәтле аның бар тормышы дин белән бәйле. Ризаэддин Фәхреддин динне кызыксынып, фән буларак кына өйрәнмәгән, ә халык өчен исламның прогрессив дин икәнен дәлилләп, аның бердәнбер «Әһеле Коръән һәм сөннәт» агымын (Коръән һәм Сөннәткә иярү-челәр) татар халкын рухи кризистан чыгара алачагына чын күңелдән ышанган.
Ризаэтдин Фәхреддин ислам динендә булган суфыйчылык, фәлсәфә һәм кәлям әһелләрен халыкны хак диннән адаштыручылар агымы дип атый. Беренчедән, ул аларны Коръән Кәримне үз мәсләкләренә тартуда һәм аятьләрне дөрес аңлатмауда гаепли. «Бу халыкларның һәрберсенең үз ысулларына хас сүрәттә тәфсир китаплары бар, халыкларның кулларында тәфсир китаплары сыйфатында йөриләр. Шуларны уку сәбәпле, ихтимал ки, туры юл табучылар да бардыр, ләкин, һәрхәлдә, адашучылар күбрәк булса кирәк. Әбу Габдрахман әс-Сәлимнең «Хакаикыт тәфсир» исемле тәфсир китабы хакында имам Әбделхәсән – әл-Вахиди: «Әгәр дә шул сүзләрне Коръән тәфсире дип игътикад иткән булса, ул кеше кяфер булырга тиешле» мәгънәсендә сүз сөйләгәнлеге риваять ителәдер».
Икенчедән, алар ислам кануннарының асыл нигезләрен, Аллаһ төшенчәсен үзләренчә аңлатып, диндә зур фетнәләр ясадылар. «Кабер газаплары вә сөальләре, сират вә мизан, хисап вә китап, хосусан, роэять (күрү) хакында булган сәмъгый (ишетү) дәлилләрне үз бизмәннәре белән үлчәп сүз сөйләүләре ислам диненә аю хезмәте итделәр. Коръән вә Сөннәт хәбәрләрен лаек булган мәртәбәләрдән түбән төшерүләре, могтазилә вә башкаларның низаглашуларына вә ифтиракъларына (аерылу) сәбәпле зур җинаять эшләделәр».
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Дин галиме Ризаэтдин бине Фәхреддин | 16 KB |