Хәзер «Сәлам» дәреслеген интернетта ирекле кулланып була
«Сәлам» дәреслеге Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы белән 2016 елдан Мәгарифне үстерү институтында (ИРО РТ) оешкан проект офисында әзерләнгән. Хәзерге вакытта 8 сыйныф уңышлы апробация үтеп, мәктәпләргә кертелә. Быел 9 сыйныф апробациясе бара.
Хәзер төрле мәктәпләрдән, төбәкләрдән, чит илләрдән укытучылар «Сәлам» дәреслеген һәм эш дәфтәрләрен ирекле куллана ала. Моның өчен, сайтка кереп, «Ученик» төймәсенә басарга кирәк.
«Бары тик Укытучы китабына гына керү өчен („Учитель“ төймәсе) логин-пароль кирәк булыр. Укытучы китабында дәрес планнары, биремнәргә җаваплар, тестлар бирелә, шуңа күрә анда керүне логин-пароль белән сакларга булдык. Укытучылар бу логиннарны алу өчен Мәгарифне үстерү институтына мөрәҗәгать итә ала», — ди «Сәлам» дәреслеге авторы Рашат Якупов.
Аның сүзләренчә, «Сәлам» дәреслеге сайтына керү мөмкинлеге сорап бик еш мөрәҗәгать иткәннәр. «Сайтка логин-парольләр, дәреслекләрне кайдан алып була, дип сорыйлар. Ихтыяҗның зур булуын күрәбез, шуңа күрә, ТР Мәгариф министрлыгы һәм Мәгарифне үстерү институты рөхсәте белән ачык доступ ясарга булдык», — дип аңлата ул.
Дәреслекнең сайтын «Сәлам» дәреслегенең дизайны һәм сайты белән шөгыльләнгән «Теория» студиясе яңарткан. Сайтта дәреслекләр, эш дәфтәрләре, укытучы китаплары, уеннар, карточкалар, җырлар, методик семинар һ.б. урнашкан.