Минтимер Шәймиев ТДГПУның киңәйтелгән Гыйльми совет утырышында катнашты
Укытучы… Бәләкәй чакта кайсыбыз гына бу мактаулы һөнәрне сайларга хыялланмаган икән? Тик һөнәр сайлар вакыт җиткәч, карашлар үзгәрә шул. Хәтта укытучылык һөнәрен сайлап та югары уку йортына керүчеләрнең өчтән бере генә мәктәп сукмагыннан китә. Быел исә педагог белгечлеген алып чыккан яшь белгечләрнең 40 проценты гына мәктәпкә укытырга киткән.
Статистикадан күренгәнчә, берничә елдан аның да яртысы мөгаллимлекне бөтенләй ташлый. Әлбәттә, болай дәвам итәргә ярамый. Мәгариф системасын тамырдан үзгәртү кирәк.
Нәкъ менә шушы максаттан чыгып бүген Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының киңәйтелгән Гыйльми совет утырышында “2015 нче елга кадәр ТДГПУның үсеш стратегиясе” кабул ителде. Утырышта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашты.
Әйтергә кирәк, ТДГПУ Россиядә барган берләшү тенденциясен узган уку йорты. Өч ел элек ул үзенә өч уку йортын берләштерде һәм аларның төп максаты - заман таләпләренә җавап бирерлек, төпле белемле мөгаллимнәр әзерләп чыгару. Тирә-якта коточкыч зур тизлек белән барган үзгәрешләр белән бергә атлау җиңелләрдән түгел. ТДГПУ ректоры Рәдиф Җамалетдинов чыгышында әйтелгәнчә, киләчәктә университетны халыкара федераль дәрәҗәдә зур үзәк итү дә стратегиянең төп юнәлешләренең берсе. Моның өчен университет белән идарә итү системасын тагын да нәтиҗәле итү, кадрлар потенциалын ныгыту зарур.
Бүгенге көн заман мәктәбенә алдынгы карашлы укытучылар кирәк. Нәкъ менә шул таләпкә җавап бирерлек кадрлар әзерләү мәсьәләсе мөһим урынны били. Әлегә бу юнәлештә эшлисе эшләр шактый әле. Чөнки укытучылык һөнәрен алып чыккан яшь белгечләрнең алда әйтеп үтелгәнчә, яртысы да мәктәпкә укытырга бармый бит. Ректор үз чыгышында укытучыларны әзерләүне камилләштерү мәсьәләсе стратегиянең өстенлекле юнәлешләренең берсе булуын билгеләп үтте. Президент исә моңа каршы үз фикерен белдереп: “Камилләштерергә кирәк, сүз дә юк. Камилләштерү ул көндәлек эш. Тик укытучыларның өчтән бере дә укытырга барып җитми бит, калганы камилләшмичә каядыр китә. Укытырга барганнарын камилләштерергә кирәк. Эшнең башына шушы максатны кую мөһим. Әзерләнеп чыккан укытучыларның яртысы да укытырга барып җитмәгәч, бирегә эшкә көн саен килеп йөрүдән ни файда, алайса ярты гына көн эшләргә кирәк”, - диде.
Ә укытучыларыбызның мәктәптә калганнарының да белем дәрәҗәсе мактанырлык түгел. Күбесе хәтта компьютер белән дә эш йөртә белми. Андый укытучы балага нинди белем бирә ала? “Безгә көндәшлеккә сәләтле балалар кирәк. Укытучы баланы нәкъ менә шул максатны күздә тотып тәрбияләргә бурычлы. Көн үтсенгә генә йөреп, юк-бар белем белән генә тормыш алып барып булмый”, - ди Илбашы.
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев бу уңайдан укытучыларның белемен 5 елга бер тапкыр түгел, ә 3 ел саен күтәрергә кирәк дигән тәкъдимен әйтте. Аның фикеренчә, мондый алым укытучыларның белемен күтәрүдә бик мөһим. Тик Минтимер Шәймиев моның белән килешми. “Төркемләп җыюда файда юк, укытучыга чыннан да файда китерерлек юллар эзләргә кирәк”, - ди ул.
Казан шәһәре Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе директоры Кәмәрия Хәмидуллина шушы уку йортын тәмамлап бүгенге көнгә кадәр мәгариф системасында эшләүче мөгаллим. “Һөнәремне алыштыру турында фикер башыма да кереп карамады. Киресенчә, укытучы һөнәреннән дә кызыклырак, иҗадирак, яхшырак һөнәр юк дип яшәдем. Хәзер дә шул фикердә торам. Укытучы һөнәре- универсаль профессия. Мәктәп аша яңача фикерләүче катлам тәрбияләнеп чыга ала. Бүген экологик катастрофа, коррупция чәчәк ату турында сөйлибез икән, без бу авырлыкларны да кан яңарту юлы белән генә тиешле дәрәҗәдә хокук белеме алган яңа буын тәрбияләп кенә юк итә алабыз”, - дип фикерен белдерде үз чыгышында Кәмәрия ханым. Аның фикеренчә, бүгенге мәктәпкә укытырга килүче укытучы беренчедән, нинди предмет укытуына карамастан, ул 3 тел белергә тиеш. Икенчедән, компьютерны мәктәп укучысыннан яхшырак белергә, интернет челтәрен актив кулланырга, укыта торган предметы буенча программаларны иҗади файдалану сәләтенә ия булырга тиеш. Шул чакта укытучы гади белгеч булудан алыштыргысыз белгечкә әйләнәчәк. Студент практика үткәндә үк башка эш тапмасам гына мәктәпкә киләм дип килә һәм кызганыч, шулай китә дә. Гимназия җитәкчесе бу мәсьәләләрне хәл итүдә стратегиянең ышаныч уятуын әйтте.
Әлбәттә, утырышта яңгыраган проблемалар бер көндә генә хәл ителә торган түгел. Бу Дәүләт белән бергәләшеп хәл ителәсе мәсьәләләр. Шуңа да утырыш соңында Минтимер Шәймиев ТДГПУ Попечительләр Советы рәисе итеп ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны сайлау тәкъдиме белән чыкты. (Әлегә кадәр Попечительләр Советы рәисе Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Наил Мәһдиев иде). Университетның Гыйльми Советы әгъзалары бу тәкъдимне бертавыштан хуплады. Яңа рәиснең урынбасарлары итеп Татарстан Республикасы Премьер - министры урынбасары Равил Моратов, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев, ТДГПУ ректоры Рәдиф Җамалетдинов билгеләнде.
Әйе, моңа кадәр мондый концепция юк иде әле. Аның теоретик өлеше әзер, хәзер исә аны гамәлдә кулланып тормышка ашырасы калды.
Чыганак: www.intertat.ru