Бәйрәм белән, кадерле әниләр!
28 Nov, 2021 Фәния Фазлыева 0
Бәйрәм белән, кадерле әниләр!
Кадерлеләребез! Сезгә озын гомер, күңел тынычлыгы, имин көннәр, бик бәхетле әни булып, кадер-хөрмәттә балаларыгызның, оныкларыгызның куанычларын гына күреп яшәвегезне телибез!
Әниләрне котлыйм бүген
Әниләр көне белән!
Әни булу бәхете ул
Иң олы бәхет, беләм!
Бәхетле була аналар
Баласы кеше булса,
Үз юлын тапса тормышта,
Яраткан эше булса.
Бәхетле була аналар
Балалар хәлен белсә.
Яннарына вакыт табып,
Җай табып кайтып килсә.
Бала кайгысын күрмәсә
Бәхетле була ана!
Чын күңелдән бәхет телим
Бүген һәр анага да!
Раил Гатауллин
Алия Сабитова @aliyas.design рәсеме