"XXI гасырда полилингваль белем бирү һәм мәдәниара коммуникация" фәнни-гамәли конференциясе
1 Nov, 2021 Раил Гатауллин 0
Якын көннәрдә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән Казан шәһәре Идел буе районының 16 нчы номерлы татар-инглиз гимназиясе белән берлектә "XXI гасырда полилингваль белем бирү һәм мәдәниара коммуникация" фәнни-гамәли конференциясен үткәрә.
Конференциядә Татарстан республикасы укытучылары һәм 8-11 нче сыйныф укучылары катнаша ала. Педагоглар һәм укучылар өчен аерым секцияләр каралган.
Конференция ике этапта үткәрелә:
- I этап: 16.09.2021 - 10.11.2021
- II этап: 19.11.2021.
Конференциядә катнашу өчен 10 нчы ноябрьгә кадәр Оештыру комитетының электрон почта адресына гариза юлларга кирәк.
Тулырак мәгълүмат - беркетелгән файлда.