Китапханәләр цифрлы форматка күчә
Россия Федерациясе милли китапханәләре архивында сакланган китапларның электрон күчермәләрен булдыру мөмкинлеге булдырылды. Әлбәттә, беренче чиратта сирәк, борынгы һәм тарихы кыймәткә ия документларның электрон нөсхәләре булдырылачак. Бүген укучылар сирәк китапларны да куллана ала. Шуңа күрә тарихны югалтмас өчен, аларның күчерелмәләрен булдыру мөһим. Алга таба фәнни кыйммәткә ия китапларның электрон вариантлары эшләнәчәк. Бу уңайдан “Китапханәләр эше турындагы” законга да төзәтмәләр кертелгән.
Бу норматив документ буенча барлык китапханәләр дә фондларын электрон версиягә күчерергә тиеш. Димәк, фондлары сай булган кайбер регион укучылары сирәк китапларны укый алачак. Яңа законны кабул итүгә каршы затлар да күп булган. Бу очракта автор хокуклары бозылырга мөмкин. Ләкин мәдәни, фәнни, белем бирү максатында кулланыла торган китапларны авторлары рөхсәтеннән башка күчерү мөмкин. Керем алу максатында китаплар автор килешүе белән генә эшләнә.
Яңа закон буенча милли китапханәләр саны да үзгәрде. Хәзер алар өчәү: Россия дәүләт китапханәсе, Россия милли китапханәсе һәм Б. Н. Ельцин исемендәге Президент китапханәсе.
Чыганак: http://rg.ru