"Код свободы"
«Код свободы» бәйгесе тәмам. Биредә укыту процессында ирекле программа тәэмин ителешен кулланучы мөгаллимнәр катнашкан иде. Акцияне “Ирекле технологияләр үзәге” оештырды.
Белем.руда әлеге чарага бәйле мәгълүматлар моңарчы эленде. Россия регионнарыннан барлыгы 492 педагог эшләрен җибәргән. Татарстан Республикасы да акциянең тарих битләрендә калырлык эш башкарды. Җиңүне Казан шәһәренең 169нчы урта мәктәбе укытучысы Бурнашева Әлфия Вагыйз кызы яулый. Моңа ул “Linux программа тәэмин ителешендә мәгълүматлар базасы булдыру” исемле электрон дәреслеге өчен лаек була.
Лауреатлар арасында Пермьнән Мария Александровна Зильберман һәм Томск өлкәсеннән Сергей Викторович Косаченколар да бар. Чарада җиңү яулаганнарның эшләре freecode.pspo.perm.ru сайтында урнаштырылачак.
Оештыручылар фикеренчә, бәйгегә тәкъдим ителгән эшләрнең барысы да игътибарга лаек, аларның эшләнеш дәрәҗәсе югары. Шуңа күрә быелгы акция соңгылардан булмаячак. Мәгариф оешмаларында ирекле программа тәэмин ителешен кертү процессы әле башланды гына.
Чарага нәтиҗәләр чыгарганда проблемалар да калыккан. Педагогик составның яртысы әлеге проектны уңай кабул иткән. Чиреге - битараф. Бары биштән бер өлеше генә каршы икән. Ләкин програма тәэмин ителешенең бу төрен кертүгә укытучыларнң бер өлеше каршы булу да, техниканың җитешмәве дә киртә түгел. Сәбәп - укытучыларны укытуда. Бүгенге көндә педагоглар дистанцион юл белән белем ала. Мәктәп хезмәткәрләре уйлавынча, мондый укытуның нәтиҗәсе аз. Шулай ук методик әсбап һәм дәреслекләрнең җитмәве дә тискәре йогынты ясый.