БДИдан баш тарту кирәкме?
25 Sep, 2021 Фәния Фазлыева 0
Чыганак:
Чыгарылыш сыйныф укучыларын аттестацияләү формасы буларак, бердәм дәүләт имтиханнарыннан тулысынча баш тарту белем бирү сыйфаты начарлануга китерергә мөмкин. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Чыгарылыш сыйныф укучыларын аттестацияләү формасы буларак бердәм дәүләт имтиханнарыннан баш тарту нигезсез дип саныйбыз <… > бу белем бирүнең сыйфатын киметүгә китерергә мөмкин, чөнки федераль дәрәҗәдә оештырылган бердәм алымнар һәм процедуралар укучыларны укытуга этәрә», — дип аңлата РИА Новости ведомствосы позициясен.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәт искәрткәнчә, БДИ югары уку йортларына керә торган абитуриентларны сайлап алу өчен дә нәтиҗәле булуын раслады.