Удмуртиядә Бөтенроссия татар журналистлары форумы узачак
25 сентябрьдә Удмуртиядә Бөтенроссия татар журналистлары форумы узачак. Әлеге чара республикада чыга торган «Яңарыш» газетасының 30 еллыгына һәм Удмуртия татарлары милли-мәдәни автономиясенең «Без — татарлар» проектына багышлана.
Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, форумга Россиянең төрле төбәкләреннән татар телле массакүләм мәгълүмат чараларыннан 40 журналист, Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы вәкилләре киләчәк.
Чарада катнашучылар өчен Ижау шәһәренең 10нчы балалар бакчасына, шәһәрнең Җәмигъ мәчетенә, «Гармония — 97 нче мәктәп» белем бирү комплексына, Габдулла Тукай исемендәге гимназиягә, «Спартак» халык иҗаты йортына, Халыклар дуслыгы йортына һәм «Яңарыш» газетасы редакциясенә экскурсия оештырылачак.
Форум кысаларында Халыклар дуслыгы йортында «Татар телле массакүләм мәгълүмат чаралары: кичә, бүген, иртәгә» дип исемләнгән түгәрәк өстәл уздыру планлаштырыла.
Бөтенроссия татар журналистлары форумы финалында Татарстан дәүләт Җыр һәм бию ансамбленең «Туган як» концерт программасы күрсәтеләчәк. Чара Удмуртиянең дәүләт Опера һәм балет театрында була.