Республика балалар бакчалары базасында зональ семинарлар уздыру каралган
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы карары нигезендә республикабызның мәктәпкәчә мәгариф оешмалары базасында быел “Мәктәпкәчә мәгариф оешмалары шартларында сәламәтлекне саклау заманча технологияләрен тормышка ашыру”исемле зональ семинарлар узачак. 3нче декабрьдә ул Лениногорскида, 4нче декабрьдә Алабугада үтәчәк.
Семинар эшендә Татарстан Республикасы шәһәр һәм район муниципаль берәмлекләренең мәгариф идарәләре (бүлекләре) белгечләре, мәктәпкәчә белем бирүгә җавап бирүче методистлар катнашачак.
Министрлыкның рәсми сайты мәгълүматларына караганда, семинар барышында балалар бакчаларына сәламәтлекне саклау заманча технологияләрен кертү мәсьәләләре каралачак.
Семинарларны үткәрү тәртибе:
Лениногорск шәһәре – 3нче декабрь
• 9.00 - 9.30 - катнашучыларны теркәү: 5нче балалар бакчасы, Кошевой урамы, 26нчы йорт, Техснаб тукталышы, тел. (85595) 2-10-88;
7нче балалар бакчасы, Куйбышев урамы, 1нче «а» йорт, Спорт мәктәбе тукталышы, тел. (85595) 5-17-79.
• 10.00 – 12.30 – секцион утырышлар;
• 13.00 – 32нче балалар бакчасы базасында пленар утырыш;
• 15.00 – катнашучыларның китүе.
Алабуга шәһәре – 4нче декабрь
• 9.00 - 9.30 - катнашучыларны теркәү: 29нчы балалар бакчасы, Интернациональная урамы, 7нче йорт, «Меридиан» кибете тукталышы, тел. (85557) 3-71-13.
• 10.00 – 12.30 – секцион утырышлар;
• 13.00 – 9нче балалар бакчасы базасында пленар утырыш;
• 15.00 - катнашучыларның китүе.