XXXI Татар яшьләре көннәре 14-18 сентябрьдә узачак
1990 елда яшьләр нияте белән башланып киткән Татар яшьләре көннәре бу елны 14-18 сентябрь көннәрендә «Волга» яшьләр үзәгендә узачак.
Татар яшьләре көннәре – төрле төбәкләрдә, илләрдә таралып яшәүче яшьләрне туплаучы, аларга яңа мөмкинлекләр бирүче мәйданчык.
Чараның максаты – Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләре арасында милли кыйммәтләрне үстерү, туган телгә һәм халкыбыз тарихына кызыксыну уяту.
Бу елны Татар яшьләре көннәренә илебезнең төрле почмакларыннан һәм Татарстаннан 180 делегат килер дип көтелә. Катнашучылар өчен программада кызыклы һәм мәгълүмати лекцияләр; татар теле дәресләре, вокал, журналистика, тарих, кул эшләре һәм башка өлкәләргә бәйле мастер-класслар; кичке чаралар һәм проектлар белән танышу; Татар яшьләре көннәре лидерын билгеләү каралган.
Бу елны чарада 30 төбәктән делегатлар катнашачак: Татарстан, Башкортостан, Марий Эл, Мордовия, Удмуртия, Чувашия, Коми Республикаларыннан; Ханты-Мансийск автономияле һәм Ямал-Ненецк автономияле округы; Красноярск, Алтай, Пермь крае, Әстерхан, Иваново, Калининград, Киров, Мәскәү, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Оренбург, Пенза, Ростов, Самара, Саратов, Свердловск, Төмән, Волгоград, Ульян һәм Чиләбе өлкәләре.
Оештыручылар:
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы;
Татар федераль милли-мәдәни автономиясе;
«Идел» яшьләр үзәге.