Казанда мөгаллимнәр җыены узачак
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының рәсми сайты хәбәрләренә караганда, 1-3 декабрьдә Казанда “Россия Федерациясенең мәгарифкә кагылышлы яңа законнары кабул ителү шартларында белем бирү системасында телләр (дәүләт телләре һәм туган телләр)” исемле төбәкара фәнни-гамәли семинар узачак. Семинар “Туган (рус булмаган) һәм рус (туган тел булмаган) гомумбелем бирү оешмалары өчен төрки телләр төркеменә кергән телләрдән якынча гомумбелем бирү программасын формалаштыру буенча тәкъдимнәр комплексын эшләү” дигән федераль проект кысаларында уза.
Мәгариф һәм фән министрлыгы биргән мәгълүматларга караганда, чарага федераль башкарма һәм закон чыгару органнары хезмәткәрләре, Якутия, Чувашия, Башкортстан, Кабарда-Балкария, Карачай-Черкесия, Хакасия, Алтай, Тува һәм Татарстаннан төрки телләр төркеменә кергән телләр белгечләре, туган тел һәм рус теленнән укытучы һәм методистлар, ягъни “Мәгариф” илкүләм проекты җиңүчеләре катнашуы планлаштырыла.
Фикерләр
Кунак
1 Декабрь, 2008 - 16:45
Permalink
Әлбәттә, бу
Әлбәттә, бу темага кагылышлы соңгы яңалыклар сайтка эленер!
Ильфар
29 Ноябрь, 2008 - 12:28
Permalink
Без дә белеп торыйк
"Мәгариф һәм фән министрлыгы биргән мәгълүматларга караганда, чарага федераль башкарма һәм закон чыгару органнары хезмәткәрләре, Якутия, Чувашия, Башкортстан, Кабарда-Балкария, Карачай-Черкесия, Хакасия, Алтай, Тува һәм Татарстаннан төрки телләр төркеменә кергән телләр белгечләре, туган тел һәм рус теленнән укытучы һәм методистлар, ягъни “Мәгариф” илкүләм проекты җиңүчеләре катнашуы планлаштырыла."
Аларның фикерләре, җыенның карарлары белән безне дә таныштырып барырсыз инде дигән теләктә калабыз!..
http://koshlaush.narod.ru/ , http://kushlaush.forum24.ru/