«Югары мәктәпнең алтын исемнәре» конкурсына гаризалар алу дәвам итә
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Президент грантлары фонды ярдәмендә “Югары мәктәп укытучылары лигасы” төбәкара иҗтимагый оешмасы оештырган “Югары мәктәп укытучысы” конкурсына 2 меңнән артык гариза килде.
Конкурсның максаты - югары мәктәп укытучысы һөнәренең абруен күтәрү һәм белем бирү сыйфатын күтәрүгә һәм алдынгы белем бирү методикалары белән алмашуга өстәмә стимуллар булдыру.
Конкурста катнашуга 25 сентябрьгә кадәр сайтта теркәлергә мөмкин. Конкурска заявкаларга вузлар җитәкчелегенең һәм мәгариф өлкәсендә күренекле экспертларның үтенечнамәләре кертелергә мөмкин. Катнашучылар булып Россия гражданнары чыгыш ясый ала. Конкурс 10 номинация буенча үткәрелә. Конкурста җиңүчеләрнең исемнәрен 19 ноябрьдә атачаклар.
РФ фән һәм югары белем министры урынбасары Елена Дружинина фикеренчә, күренекле укытучыларны бүләкләү - фән һәм мәгариф үсеше өчен күп хезмәт куючыларга ярдәм итү буенча эшчәнлекнең мөһим юнәлеше.
«Югары мәктәпнең алтын исемнәре» конкурсы Фән һәм технологияләр елына багышланган чаралар планына керә.