Рус теленнән БДИда югары балл җыйган Әтнәдә балаларның 66 проценты татарча укый
Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин бары тик Әтнә районында БДИны бөтен укучы да уңышлы биргәнен әйтте. Башка районнарда имтиханны бирә алмаган берәр бала булса да, бар.
«Бары тик Әтнә районы укучылары гына, минималь бусаганы үтеп, барлык фәннәр буенча БДИ бирә алды», — диде Илсур Һадиуллин Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта.
Министр мәгълүматлары буенча, Тәтеш районында бер, Саба, Аксубай, Минзәлә, Балык Бистәсе районнарында икешәр, Питрәч районында өч, Нурлат районында җиде бала минималь бусаганы үтә алмаган. Санап киткән районнар бу күрсәткеч буенча алдынгылар рәтендә. Чагыштыру өчен, Чистай районында җитмеш укучы имтихан тапшыра алмаган.
Рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханын югары баллга тапшырган Әтнә районында балаларның 66 проценты тулысынча татар телендә белем ала. Әтнә укучылары быел рус теленнән имтиханда уртача 82,9 балл җыйган.
Быел Татарстанда рус теленнән 15172 кеше имтихан биргән. Иң яхшы күрсәткеч — күбесенчә татарлар яшәгән Әтнә районы укучыларында. Алар рус теленнән уртача 82,9 балл җыйган. Быел Әтнә районының бөтен укучысы да БДИны уңышлы биргән бердәнбер район икәне ачыкланды.
«Әтнәдә 1-11 сыйныфларда укучы 1142 бала исәпләнә. Шуның 1102се — татар милләтеннән. Аларның 730ы татар телендә белем ала, калган 372 се татар телендә тәрбия классларында укый. Әтнә районында балалар 100 процент татар телендә белем һәм тәрбия алалар дип әйтсәк тә була», — диде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова.
Ул Әтнәдә барлыгы 12 мәктәп булуын, өч филиалны исәпкә алсаң, 15 мәктәп булуын әйтте. «1-11 сыйныфларда укучы 1142 бала барысы да, милләтенә карамастан, татар телен туган тел буларак өйрәнә. Туган тел буларак рус теле юк аларда», — диде.
Лилия Әхмәтҗанова Әтнәдәге 14 татар балалар бакчасына йөрүче сабыйлар 100 процент татарча тәрбияләнгәнен әйтте.
Әтнә халкының милләтләр составына карасак, татарлар 98,6 процент тәшкил итә, руслар — 0,7 процент, марилар — 0,5 процент.