Әдәби Сабан туеның төп сынавы - #әдәбикөрәш башланды!
1 Jul, 2021 Фәния Фазлыева 0
Чыганак:
Хөрмәтле әдәби марафончылар!
Бүген1 нче июль көнне Әдәби Сабан туеның төп сынавы - #әдәбикөрәш башланды! Ул ике этаптан тора.
- I этап - онлайн форматта 1-7 июль көннәрне үткәрелә. 8 нче июль көнне ТР Язучылар берлеге бинасында жюри онлайн "әдәби көрәшчеләр" арасыннан катнашучылар күплегенә карап 24 яисә 48 финалистны ачыклый. 9-11 июль көннәрне Татнетны үстерү фондының рәсми сайтында һәм әдәби марафонның Телеграм-каналында әдәби көрәшнең финалистлары исемлеге урнаштырылачак.
- II этап - Әдәби Сабан туенда Арча шәһәре стадионы мәйданында язучы/шагыйрь хөкемдарлар алдында күзгә-күз үткәрелә.
Тулырак мәгълүматны Татнетны үстерү фондының Инстаграм аккаунтыннан карусельдә (шушы сылтама буенча): https://www.instagram.com/p/CQwLYEstKM7/ һәм http://tat-i.net/tt/adabisabantue сылтамасы буенча ала аласыз!
Барлык әдәби марафончыларга да уңышлар телибез! Соңга калма, бәлки Әдәби Сабан туеның абсолют батыры нәкъ менә синдер!