Татарстан укытучылары туган телләрне саклауның яңа мөмкинлекләре хакында фикер алышты
Татарстанда педагоглар телләр күптөрлелеген мәгариф системасының өстенлекле бурычы буларак саклау темасы буенча фикер алышты.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы бүген «Татарстан Республикасы гомуми белем бирү системасының өстенлекле бурычы буларак телләр күптөрлелеген саклау» мәгариф һәм фән хезмәткәрләре киңәшмәсенең милли мәгариф буенча секция утырышы үткәрде. Бу турыда ведомство сайтында хәбәр ителә.
Киңәшмә барышында туган телне өйрәнү буенча мәктәпләр челтәрен үстерү, туган телне өйрәнүгә кызыксынуны арттыру, тел коммуникацияләре аша милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү мәсьәләләренә игътибар бирелде, интернет аша аралашу һәм глобальләшү шартларында телләр күптөрлелеген саклау өчен туган тел һәм әдәбият укытуда визуаль коммуникация мохите һәм цифрлы технологияләрнең яңа мөмкинлекләре анализланды.
Чараның төп максаты — гражданнарның Конституциядә билгеләнгән туган телдә белем алуга һәм туган телне өйрәнүгә булган хокукларын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру, Татарстан Республикасы халыкларының милли-мәдәни традицияләре һәм рухи-әхлакый кыйммәтләре нигезендә гармонияле үсеш алган һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләү.
Секция эшендә Татарстан Республикасының 45 муниципаль берәмлегеннән һәм Россия Федерациясенең 5 субъектыннан 250 дән артык кеше катнашты. Чара муниципаль мәгариф идарәләренең милли мәгариф өчен җаваплы методистлары, белем бирү оешмалары җитәкчеләре, туган тел һәм әдәбият укытучылары өчен телләр күптөрлелеге өлкәсендә тәҗрибә алмашу мәйданчыгы булды, диелә бу хәбәрдә.