Казанлылар җәен ачык һавада кино карый алачак
Урам кинотеатры казанлылар өчен Россия һәм Татарстан картиналарын, узган еллардагы фестиваль фильмнарын һәм мавыктыргыч документаль кинолар әзерли. Кино белән беррәттән төрле тематик чаралар да оештыру каралган.
Кинолар программасы:
12 июнь Россия көне уңаеннан бәйрәм программасы һәм тематик викторина узачак. Тамашачылар кадет корпусының «Раиф Витязе» хәрби чыгышын күрәчәк. Башлана 19:00 сәг. (Аксенов скверы).
26 июнь «Кабан яр буенда Сабан туе» узачак. Татар халык бәйрәме кысаларында «Кояш балалары» фильмын төшерүче Гадел Мәхмүтов белән иҗади очрашу һәм Сабан туе турында фильм күрсәтү планлаштырылган. Башлана 19.00 сәгатьтә (Зәйни Солтан скверы).
Һәр чәршәмбе, 9 июньнән башлап, Аксенов скверында ачык һавада гаилә фильмнары куелачак. Кинолар июнь һәм июль айларында 20:00 сәгатьтә, август аенда 19:00 сәгатьтә башлана.
Һәр сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм җомга - «Татаркино» - «Унистрой», «КГС» даими партнерлар аккаунтында тамашачылар гаилә белән карау өчен фильмнарны үзләре сайлый алачак. Ачык һавада комплекс территориясендә экраннар һәм проект җиһазлары урнаштырылачак. Кинолар ике ай дәвамында атнага ике тапкыр күрсәтеләчәк.
Август ахырына кадәр һәр шимбә Зәйни Солтан скверы мәйданчыгында «Иске татар бистәсендә гаилә белән киноканикуллар» үткәрү планлаштырыла. Интерактив уеннар да булачак. Чаралар июнь-июль айларында - 19:30 сәг. , августта 18:30 сәгатьтә башлана.
Июль аенда - урам киносы фестивале узачак.
28 август-Иске татар бистәсендә традицион «Кино төне» Бөтенроссия акциясе узачак. Башлана 20:00 сәгатьтә.
Киносеансларның вакыты һава торышына бәйле булу сәбәпле үзгәрергә мөмкин. Яңалыклар һәм актуаль расписание «Татаркино» аккаунтларында vk.com/tatarkino (Instagram – @tatar_kino) булачак.
"Татаркино» матбугат хезмәте.