Казан мәктәбендә атышта балалар һәлак булган, диләр
11 May, 2021 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Рәсми булмаган белешмә буенча, Казанның 175нче мәктәбендә атыш вакытында балалар һәлак булган.
Агентлык (Татар-Информ) чыганагы белешмәсе буенча, кимендә тугыз кеше үлгән. Яраланган кешеләрне хастаханәләргә илтәләр.
«Икенче дәрес башында шартлау тавышы ишеттек. Укытучылар кабинетларда ишекләрне бикләде. Икенче дәрес азагында балаларны һәм укытучыларны росгвардиячеләр бүлмәләрдән алып чыкты», — дип сөйләде агентлыкка 8 сыйныфларда рус теле укытучысы.