Россия Президенты кушуы буенча, өйдә белем алучы инвалид-балалар шәхси компьютер һәм Интернет белән тәэмин ителәчәк.
Гади яисә коррекцион мәктәпләр базасында белем алырга мөмкинлеге булмаган инвалид-балаларга компьютер һәм Интернет урнаштырырга планлаштыралар. Бу турыда Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларны тәрбияләү, өстәмә белем бирү һәм иҗтимагый ярдәм күрсәтү өлкәсендә дәүләт сәясәте Департаменты директоры урынбасары Светлана Тетерина хәбәр итте.
«Россиядә өйдә торып белем алучы балалар саны 40 мең тирәсе”, - дип ачыклык кертте ул. Мондый балалар өчен заманча мәгълүмати һәм телекоммуникацион технологияләр куллану аеруча актуаль. Шуңа күрә соңгы елларда белем алуның дистанцион юлы актив үсә дә инде. “Белем алу технологияләре” үзәге директоры Александр Зернов сүзләренә караганда, Мәскәүдә бу формада меңгә якын бала белем ала. Регионнарда исә бу сан - 1,500.
Россия Президентны кушуы нигезендә Мәгариф һәм фән министрлыгы Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы белән берлектә Россия Федерациясе Хөкүмәтенә тәкъдимнәр әзерләп биргән. Аның нигезендә өйдә торып укучы инвалид-балаларга белем алуның дистанцион юлын оештыру, димәк шәхси компьютер булдыру һәм Интернет челтәренә чыгу мөмкинлеген тудыру тиеш. Хәзерге вакытта бу чараларны “Мәгариф” милли проекты кысаларныда тормышка ашыру мәсьәләсе карала.
Фикерләр
Ильфар
29 Ноябрь, 2008 - 12:15
Permalink
Бик яхшы
"өйдә торып укучы инвалид-балаларга белем алуның дистанцион юлын оештыру, димәк шәхси компьютер булдыру һәм Интернет челтәренә чыгу мөмкинлеген тудыру тиеш"
Афәрин!!! Бик яхшы башлангыч! Оештырып бетерә алсалар инде әлбәттә.