Тубыл Себер татар мәдәният үзәгенең лицензиясен алганнар
Мәдәният үзәге мәгариф белән шөгыльләнергә тиеш түгел, дигән сылтау белән, 2004 елда, Тубыл шәһәр хакимияте, Россия кануннарына таянып, Себер татар мәдәният үзәгеннән мәгариф эшчәнлегенә ирек бирә торган лицензияне кире алды, һәм Үзәк бу юнәлештәге эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр булды. Барлыкка килгән бушлыкны шәһәр Мәгариф комитеты нәрә беләндер тутыру чарасын күрмәде.
15 ел дәвамында (1989-2004 нче еллар) Тубыл шәһәре Себер татар мәдәният үзәге мәгариф эшчәнлегенә лицензиясе нигезендә 7 мәктәптә һәм 10 балалар бакчасында татар балаларына туган тел укытуны, балаларны милли рухи-мәдәни кыйммәтләр традицияләрендә тәрбияләүне оештырып торды. Беррәттән, балалар вокал һәм милли спорт төрләре белән дә шөгыльләнде.
Шәһәр Мәгариф комитеты белән килешү нигезендә, бу юнәлештә балалар белән 30 укытучы һәм белгеч эшләде. Һәр ел саен студия һәм түгәрәкләрдә 700 ләп бала туган телне өйрәнә һәм милли тәрбия ала иде. Аларда тәрби алган иң алдынгы балалар шәһәр һәм өлкә күләмендә үткәрелә торган балалар өчен сәнгать фестивальләрендә катнашып килделәр. 2003 елда Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә 30 бала Казанда экскурсиядә булып кайтты.
“Татар-информ” буенча әзерләнде
Фикерләр
Ильфар
29 Ноябрь, 2008 - 12:24
Permalink
Бар да каршы бара
Татарларга һаман каршылык бара шул җәмәгать! Әле менә кайсыдыр сайтта (истә калмаган) Мәскәү татарларының да оешма биналарын тартып алганнар икән дигән сүз булган иде...