Мөгаллимнәр өчен «Тандем» исемле семинар–практикум
28 ноябрь көнне иртәнге 9.30да Казан педагогика көллиятендә (Даурия урамы, 30нчы йорт) “Тандем” исеме астында Республикакүләм белем бирүче семинар–практикум узачак.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге биргән мәгълүматларга караганда, семинар эшендә «Трансформер-2009» һәм «Педагогик Олимп-2009» республика бәйгеләренең фәнни җитәкчеләре, конкурсантлары катнашачак.
Укытучыларны белем бирү процессында проект эшләр башкару сәнгате белән таныштыру, аларга стенд рәвешендәге докладларны әзерләүдә медиа–проектлау эшчәнлеге һәм компьютер ярдәмендә презентацияләр ясау нигезләрен өйрәтү – болар бар да узачак чараның максатлары.
Киләчәктә уртак фәнни–тикшеренү һәм педагогик эшчәнлек алып барырлык “укучы–куратор” иҗади группаларын булдыру – семинарның төп максатларыннан берсе.
Алда санап үтелгән бәйгеләр республикабыз мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырыла. Аларның йомгак этаплары киләсе елның язында үтәчәк. Укыту, фәнни–тикшеренү өлкәсендәге казанышлары өчен яшь мөгалиммнәр бүләкләнәчәк.
Чара программасы:
9.00 - 9.10 – теркәлү
10.00-11.00 – “Белем бирү процессында проект эшләр башкару сәнгате” (презентация)
11.00–13.00 – практикум
13.30–16.00 – семинар–практикум дәвамында эшләнгән иҗади проектларны яклау