21 февраль – Халыкара туган телләр көне
21 февраль – Халыкара туган телләр көне. Бу бәйрәм – телебезнең дә киләчәге һәм бүгенгесе турында тагын уйланырга бер сәбәп. Ул телләр һәм мәдәният төрлелеген сакларга, үстерергә чакыру буларак яңгырый, башка милләт кешеләрнең телләрен ихтирам итәргә, кадерләргә өйрәтә.
Без – татарлар, туган телебез – татар теле. Тугач та, иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган-сыгылмаган, баш имәгән горур, бай тарихлы, җырлы-моңлы тел ул!
Һәр милләт күп гасырлар дәвамында буыннан-буынга тапшырылып килгән, бәяләп бетергесез хәзинә булып саналган милли гореф-гадәтләргә, йолаларга, туган телгә бәйле асылын һәм тарихын саклап калырга хокуклы һәм моның өчен бөтен көчен куярга тиеш. Телебез яшәгәндә генә, балаларыбыз үз телендә аралашканда гына, үз йөзебезне югалтмыйча, бер милләт булып яши алачакбыз.
Барыгызны да бүгенге бәйрәм белән котлап, туган телебез - татар теле турында матур шигырьләребезне җиткерәсебез килә!
Син ниндие татарның?
Татарларның төрлесе бар...
Син ниндие татарның?
"Татар мин!", – дип горурланган,
Татар телле татармы?
Әллә инде татар телен
Онытып барганымы?
Татарчалы-урысчалы
Теле буталганымы?
Әллә инде үз теленнән
Йөзен чөйгән татармы?
Үз телеңә, милләтеңә
Бер-бер нәфрәтең бармы?
Әллә инде читкә китеп
Туганын онытканмы?
Динен, телен генә түгел
Денен дә югалтканмы?
Әллә инде "Мин татар!", – дип
Сүз чәйнәп йөрүчеме?
Әллә үз теле, иленең
Чирләрен белүчеме?
Чирен белеп, үз халкыңа
Ярдәм кулын сузамсың?
Әллә инде, кулың селтәп,
"Привет!" диеп узамсың?
Татар булсаң татар бул син –
Маңкортка һич әйләнмә!
Саф татар телендә сөйләш,
Башка телгә бәйләнмә!
Урысча сорасалар да
Үз телеңдә җавап бир.
Бу бит сиңа ата-анаң
"Балам!" дип эндәшкән тел!
Әби-бабаң, нәселеңә,
Телеңә тап төшермә.
Татар булуың һәрвакыт
Торсын синең исеңдә!
Туган телдә сөйләшергә
Син хаклы үз илеңдә!
Син хаклы үз өеңдә!
Раил Гатауллин. 05.08.2010
Татар буласым килә!
(әлеге шигырьне бер ак яулык япкан татар апасының оныгы белән тырыша-тырыша, вата-җимерә русча сөйләшүен күргәннән соң яздым)
Ирина буласым килми –
Иркә буласым килә.
Галина буласым килми –
Гөлкәй буласым килә.
Маруся буласым килми –
Мәрьям буласым килә.
Бабуся буласым килми –
Оныгым үсеп килә.
Балаларга, оныкларга
Русча гына өйрәтсәң,
Күрше-күлән, дуслар белән
Русча гына сөйләшсәң,
Мамаша да булырсың,
Папаша да булырсың.
"Эй, бабуся!" дип дәшсәләр
Артка да борылырсың.
Әбием, дип дәшсен өчен
Оныгыма "Балам!" дим.
Әйдә әле минем белән,
Мин намазга барам, дим.
Татар телем – туган телем,
Шулкадәр хуш күңелгә!
... Урыс буласым килми шул,
Татар буласым килә!
Раил Гатауллин. 16.07.2010
Татар телен бозу нәтиҗәсе
Татар телен бозып яза халкым –
Кадерләми никтер үз-үзен.
"Компьютерда андый хәреф юк" дип
Язган чакта боза күп сүзен.
Бөек халкым "Боек халык" булып
"Сәлам" диеп дәшми, "салам" ди.
- Аңлыйлар ич, татар надан түгел,
Шуңа шулай бозып язам, – ди.
"Бәләкәй"дән туа "балакай"лар,
"Калам" булып кала каләмнәр.
Надан "надан" кала, сарык – "сарык",
"Баран" булып үсә "бәрәннәр".
Гөл сөйгәннәр "голлар" үстерәләр.
Утын "көле" "колга" әйләнә.
"Күлне" "кулдан" ничек аерырга???
... Юк-бар укып телләр бәйләнә.
Эх, син, татар, калма алай артта,
Заман белән алга юлың тот!
Язган сүзең хаталарсыз булсын –
Әйткән сүзең булсын көчле, нык!
Раил Гатауллин. 25.04.2011
Татар телен рус телендә укытырга фәрман килгән...
Татар телен рус телендә
Укытырга фәрман килгән.
Татарчаны бары русча
Укытырга кирәк дигән.
Русча сөйләшсеннәр дигән
Укучылар бу дәрестә.
Бала русча белми калса
Бер тиен ди, ул дәрескә.
Программасы русча булсын,
Сүзләр русча балкып торсын.
Татар телендәге сүзләр
Русча акцентта укылсын...
Укытучылар ни дисеннәр?!
Өстән төшкән сүзләр - закон...
Отчетларда - бар да яхшы...
... Телсез кала шулай халкым.
----------
Әйе инде, бераз артык
Төрттергәләп шигырь яздым.
Бу шигырьдә язган сүзләр
Зинһар, чынга ашмый калсын!
Раил Гатауллин. 04.03.2017
Туган телем
“Әннә” диеп, “Әттә” диеп
Ачылган безнең телләр.
Туган телдә бишек җырын
Тыңлап узгандыр төннәр.
Әлифбадан хәреф танып
Укый-яза башладык.
Туган телдә белем алып,
Күп ачышлар ясадык.
Без дә үстек, дөньялар да
Киңәйде инде хәзер.
Туган телне галәмгә дә
Илтергә бүген әзер.
Туган телем, газиз телем,
Син – галәмнең ачкычы.
Туган телең юкка чыгу –
Кайгының иң ачысы.
Туган телем – татар теле,
Син – гомерлек юлдашым.
“Туган тел мәңге яшәсен!” -
Ул бит гомерем юл башы.
Раил Гатауллин. 20.02.2015