Татарстан мәктәпләрендә парламент дәресләре узачак
Атна дәвамында, 15-20 февраль көннәрендә республиканың барлык мәктәпләрендә республикада игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Татарстан – уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, мәдәниятләр һәм телләр төрлелеге – республиканың төп байлыгы» дип аталган парламент дәресләре узачак. Бүген Дәүләт Советында тарих, җәмгыять белеме һәм хокук, туган тел укытучылары өчен семинар узды, анда дәресне үткәрү тематикасы һәм методикасы турында фикер алыштылар. Педагоглар белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин очрашты.
Парламент җитәкчесенең тарих, хокук һәм җәмгыять белеме укытучыларының методик берләшмәләре җитәкчеләре, парламент дәресләрен оештыруда һәм уздыруда актив катнашучы педагоглар белән очрашуы ел саен әлеге дәресләр алдыннан үткәрелә.
Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, аралашуның мондый форматы педагогларга да, депутатларга да бик кирәк, еш кына укытучылар бергәлеге тарафыннан яңгыраган тәкъдимнәр һәм проблемалар алга таба республика Президенты һәм дәүләт хакимияте органнары ярдәме белән үз чишелешен таба. Мәсәлән, узган елда педагоглар белем бирү процессының тәрбия функциясен көчәйтү яклы булган, шулай ук кайбер дәүләт каналларының бертуктаусыз тормышның ямьсез якларын – ир белән хатынның аерылышуы, судларда милек бүлү, көчләү, үтерү һ.б. күрсәтеп, тәрбия эшенә тискәре йогынты ясавыннан зарланганнар. Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президенты Владимир Путинга аларның борчулары турында сөйләгән, һәм ил Президенты редакция сәясәтенә йогынты ясарга тырышачагына ышандырган.
Мәгарифтә тәрбия өлешен көчәйтү турында Федераль закон шактый оператив рәвештә кабул ителгән, ул үсеп килүче буынга тәрбия бирүнең реаль системасын булдыруга юнәлтелгән.
«Депутатлар өчен парламент дәресләре – җәмәгатьчелек белән эшләүнең мөһим өлеше, гражданлык җәмгыяте, республика халкы белән элемтәдә булу – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. Ул шулай ук педагогларга парламент дәресләрен оештыруга һәм уздыруга ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. "Парламент дәресләре үсеп килүче буынны сәяси социальләштерүнең, аларны сәяси системага җәлеп итүнең, аларда хокукый культура һәм актив гражданлык позициясе формалаштыруның өстәмә инструменты булды», - дип саный парламент җитәкчесе.
Быел парламент дәресләрендә төп тема телләр һәм халыклар бердәмлеген саклау турында булачак. «Күпмилләтле халкыбызның традицияләре һәм гореф-гадәтләре – безнең өчен иң кадерле, без сакларга тиешле әйбер», – дип саный Фәрит Мөхәммәтшин. «Глобальләшүнең һәм унификацияләүнең заманча процесслары, территориаль чикләрнең ачылуы һәм миграция агымнарының үсүе, шулай ук мәгълүмати технологияләрнең тирәнтен үтеп керүе еш кына мәдәниятләрнең, традицион кыйммәтләрнең юкка чыгуына китерә, – диде ул, – бу безне уйланырга һәм этник кыйммәтләрне саклау, киләчәк буыннарга тапшыру юлларын эзләргә мәҗбүр итә. Милли һәм мәдәни үзенчәлекне булдыруда һәм буыннан-буынга тапшыруда тел иң көчле корал буларак аерым кыйммәткә ия».
Хәзерге вакытта Россиядә 277 тел һәм диалект кулланыла, мәгариф системасында 105 тел кулланыла, шуларның 24 е - укыту теле сыйфатында, 81 е - укыту предметы сыйфатында. Төп канунга төзәтмәләр белән узган ел рус теленең үзенчәлекле статусы билгеләнде, шулай ук илдә этномәдәни һәм тел күптөрлелеген саклап калу гарантияләнде.
Татарстанда 173 милләт вәкиле дус-тату гомер кичерә. «Дәүләт хакимияте органнары этномәдәни төрлелекне саклауга тирән игътибар белән карый, Татарстанның барлык халыкларының телләрен, мәдәниятен, традицияләрен саклау һәм үстерү өчен махсус дәүләт программалары кабул ителгән», – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. Бу нисбәттән ел саен бюджетта 150 млн. сумнан артык акча карала.
Семинар кысаларында укытучылар алдында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Хадиуллин, мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әгъдамова, ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин чыгыш ясады. «Ачык микрофон» форматы кысаларында педагоглар туган телләрне укыту мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Семинарда теләге булган барлык мәктәпләре укытучылары, Дәүләт Советы депутатлары катнаша алсын өчен YouTube видеохостингында чараның турыдан-туры трансляциясе оештырылды.
Парламент дәресе кысаларында 1 февральдән 31 мартка кадәр укучыларның иҗади эшләре (рәсемнәр, иншалар, эссе, видеороликлар, мәктәп проектлары) бәйгесе уза. Конкурсларга йомгак гадәттәгечә апрельдә, Россия парламентаризмы көне алдыннан ясала. Бүләкләү тантанасы парламентта уза.
Парламент дәресе – Дәүләт Советының, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының, Мәгарифне үстерү институтының уртак проекты, ул укучыларның сәяси-хокукый культурасын һәм актив гражданлык позициясен формалаштыруга ярдәм итә, 2009 елдан бирле уңышлы тормышка ашырыла, быел инде унөченче тапкыр узачак.
«Парламент дәресе» проекты эшләгән елларда парламент дәресләре мәктәбен узган укучыларның тулы бер буыны үсте, аларның күбесе инде студентлар булдылар. Проектка беренче сыйныфтан катнаша башлаган балалар узган елда мәктәпне тәмамладылар.