«Блогер.Татар» конкурсында иң яхшы укытучы, тәрбияче, табиб, механизатор, сыер савучы блогерлар билгеләнәчәк
Төрле бәйге-конкурсларның ниндие генә юк хәзер. Тик менә әле мондые – татар дөньясында беренчесе! Сүзебез – Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең «Матбугат.ру» порталы белән берлектә игълан иткән яңа конкурс – «Блогер.Татар» атлы һөнәри блогерлар бәйгесе хакында. Әлеге бәйгенең приз фонды да шактый саллы: социаль челтәрләрдә үз блогларын саф татар телендә алып баручыларны кызыксындырырлык. Анда катнашучылар үз һөнәрләре хакында кызыклы, файдалы, үзенчәлекле итеп татарча блогларында татар укучысына җиткерергә тиешләр.
Инде җитмешләп татар блогеры үз эшләрен жюрига тәкъдим итәргә өлгергән. Әле вакыт бар: 13 февральгә кадәр «Блогер.Татар» конкурсына эшләр кабул ителәчәк. Жюри исә, алар арасыннан иң яхшыларын сайлап, ун җиңүчене билгеләячәк. Аларның бишесе – иҗади һөнәр: артистлар, журналистлар, фотографлар, ә калган бишесе эшче һөнәр ияләре: укытучы, тәрбияче, табиб, механизатор, сыер савучы һ. б. арасыннан сайлап алыначак.
Әлеге бәйге җиңүчеләре быелның 21 февралендә – Халыкара туган тел көнендә билгеле булачак.
Фото: https://news.rambler.ru