“Киләчәк мәктәбе: минем күзаллавым”
Шушы исем астында II Россиякүләм презентацияләр конкурсы уздырыла. Бәйге җәмгыять белеме, тарих, рус әдәбияты һәм информатика дисциплиналарыннан барачак.
Мәктәптә белем бирү системасы үзгәрешләр таләп итә. Бу һәммәбезгә аңлашыла. Красноярски краеның педагогик Үзәге бу проблеманы чишүгә тотынган инде. Бәйге нәкъ менә алар тарафыннан уздырыла. Сезнеңчә, киләчәк мәктәбе нинди булырга тиеш? Нинди мәктәптә укырга йөгерә-йөгерә барыр идегез? Чынбарлык тормышта югалып калмас кешене тәрбияләүче уку йорты нинди булырга тиеш?
II Россиякүләм презентацияләр конкурсы мәгариф ресурсларының йифрлы коллекциясен булдыру максатыннан уздырыла. Ул тулысынча укучы балаларның тәкъдинәреннән торачак. Иң шәп дип табылган эшләр “Космонавтика мәктәбе” һәм “Бәйгеләр дөньясы” исемле сайтларда урын алачак.
Тәкъдим ителгән юнәлешләр:
1. Тормышта уөышка иреш өчен мина НӘРСӘГӘ өйрәнергә, НӘРСӘ белергә кирәк? Чит телләрне белү кирәк булачакмы? Компьютерны нинди дәрәҗәдә белү сорала? Нинди дә булса һөнәри әзерлек кирәкме? һ.б.
2. Минем НИЧЕК укыйсым килә? Дәрес белем алу формасы буларак искермәдеме? Мәктәптә ничек сәламәтлекне саклап калырга, ничек аны ныгытырга була? Дистанцион юл белән белем алып буламы? Кызлар һәм малайлар аерым укый аламы? Киләчәк мәктәбендә НИЧӘ ел укырга тиешләр?
3. Киләчәк мәктәбе укытучысы – кем ул? Чын укытучыга нинди сыйфатлар хас булырга тиеш?
4. Мәктәптә ниди җиһазларның булуын телисең? Мәктәпнең шәхси сайты булырга тиешме? Киләчәк мәктәбе ата-аналар, хакимият, югары уку йортлары һәм чит ил вәкилләре һ.б. белән нинди эш алып барырга тиеш? Киләчәк мәктәбенең кыяфәте? Фантазияң баймы, димәк бәйге синең өчен!
Конкурс 5-6нчы, 7-8нче һәм 9-11нче сыйныфлар арасында үтә.
Таләпләр:
Конкурска тәкъдим ителгән эшләр Microsoft Office Power Point программасында эшләнергә тиеш. Максималь слайдлар саны – 25. Төп эчтәлектән кала, эш слайд авторы турында мәгълүмати слайд (фамили, исем, әтисенең исеме, мәктәп, сыйныф) һәм мәгълүмат чыганагына сылтама тәшкил итәргә тиеш.
Алга таба эшне архивка төрү сорала, чөнки файлның күләме 5 Mб тан да авыррак булмаска тиеш. Архивның исеме урынына укучының инциаллары языла. Мисал өчен, IvanovPF.rar.
Бәяләү критерияләре:
1. эчтәлекнең тулылыгы, чынбарлыкка килүе, актуальлеге;
2. эчтәлекнең тәкъдим ителгән темага туры килүе;
3. интерфейс һәм дизайн (эстетик зәвык, сүзләр язылышы, төсләр, графика тәңгәллеге, грамматик һәм башка төр хаталарның булмавы);
4. белем бирү функциясе.
Чарада катнашу өчен 1-3 бала өчен 110шар сум, 4-10 укучыга – 100шәр, 11дән дә күбрәк катнашучыга – 90шар сум түләргә кирәк булачак. Бу банк аша түләгәндә.
Үткәрү вакыты: 25.11.08-09.12.08
Теркәлү: 25.11.08 кадәр
Чыганак: www.mir-konkursov.ru