Мәгариф министрлыгы укытучылар өчен 30 һәм 31 декабрьне ял көне итүне сорады
28 Dec, 2020 Фәния Фазлыева 0
Чыганак:
Подробнее: https://tatar-inform.ru
Россия Мәгариф министрлыгы төбәкләрдә 30 һәм 31 декабрьне укытучылар өчен ял көне итүне сорый. Бу хакта ведомство башлыгы Сергей Кравцовка сылтама белән РИА Новости яза.
«Төбәкләрдәге мәгариф идарәләре башлыкларыннан педагоглар өчен 30 һәм 31 декабрьне ял көне итү мөмкинлеге табуларын, шул ук вакытта хезмәт өчен барлык түләүләрне саклап калуларын сорыйм», — диде Мәгариф министры.