2021 елда БДИ тапшыру вакыты билгеле
28 Dec, 2020 Фәния Фазлыева 0
Чыганак:
Киләсе елда бердәм дәүләт имтиханнарын 31 майдан 2 июльгә кадәр уздыру планлаштырыла. Шул ук вакытта БДИны алдан тапшырып булмаячак. Бу хакта Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов белдерде.
Рус теле һәм математика буенча БДИ 24–28 майда үткәрелә. Тугызынчы сыйныфлар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясен (ГИА) дә вакытыннан алда тапшыру мөмкинлеге каралмый. Югары уку йортларына керергә ниятләмәүчеләргә БДИ урынына рус теле һәм математикадан имтихан тапшырырга кирәк булачак.