Ризаэтдин Фәхреддин хезмәтләрендә әдәп-әхлак мәсьәләләре
Ризаэтдин Фәхреддин гомере буе тәрбия эшенә зур әһәмият бирә: «Тәрбия -акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер... Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия иң кирәкле бер эш булачактыр», - ди ул.
Әйе, галимебез тәрбия эшенә җитди карашта булган. Теләсә нинди тәрбия түгел, ә тиешле, дөрес тәрбия бирү юлын кайгырткан. Моның өчен ул бик күп эзләнгән, китаплар укыган, шәригать кануннарына да нигезләнеп, тәрбиягә, белем алуга, әдәп-әхлакка караган 80 гә якын хезмәтен язган.
Галимнең кайсы хезмәтен генә алып карасаң да, аларның һәрберсендә («Тәрбияле ана», «Тәрбияле хатын», «Шәкертлек әдәбе», «Нәсыйхәт» һ.б.) тәрбияле кеше башкалардан өстен куелып бирелә, чөнки һәр заманда да тәрбияле кешедән үрнәк алалар, аны мактыйлар, хөрмәт итәләр, ә тәрбиядән йөз чөерәләр.
Ә дөрес тәрбияне ничек алырга мөмкин соң? Ни рәвешле әти-әни баласын туры юлга бастыра ала? Үзләрен хөрмәт итәргә, картайган көннәрендә дә саклап, карап торырга ничек өйрәтергә була? ...
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Ризаэтдин Фәхреддин хезмәтләрендә әдәп-әхлак мәсьәләләре | 14.33 KB |