Укуы өчен түли алмаган студентларны нәрсә көтә?
Әгәр студент уку өчен вакытлыча түли алмый, яисә мәгариф кредиты тоткарлана икән, ул югары уку йортында укуыннан азат ителмәячәк. Бу турыда Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко Казандагы визитында хәбәр итте.
Студентларга мәгариф кредиты алып, югары белем алу мөмкинлеген дәүләт эксперимент рәвешендә быел керткән иде. Яшьләр кредитны зур ташламалар белән (10 процентлы) ала. Алынган сумма һәм исәпләнгән процентларны укып бетергәч түли башлыйсың. Әлеге экспериментта Россиянең 21 югары уку йорты катнаша. Бу юл белән бүгенге көндә илдә меңгә якын студент белем ала икән.
Мәгариф һәм фән министры башлыгы сүзләренә караганда, финанс кризис студентларның белем алуына комачауламаячак. Кредит тәкъдим иткән структуралар авырлыкларны җиңеп, акча бүлеп бирүне туктатмаячак, дип хәбәр иткәннәр. Мәгариф кредитларының Сбербанк тарафыннан кабаттан финанслануы – мәсьәләне чишүнең икенче юлы.
Чыганак: window.edu.ru