Кариев театрында «Мобиль дәресләр»
«Мобиль дәресләр» — Кариев театрының яңа проекты. Мобиль дәресләрдә спектакль алдыннан сәнгать әһелләре укучылар белән очрашып, театр репертуарындагы спектакльнең сюжетына һәм аңа бәйле темаларга укучылар белән әңгәмә алып баралар. Мондый дәресләр уку елы дәвамында үткәреләчәк.
11 ноябрьдә Кариев театрында Мостай Кәримнең «Озын-озак балачак» спектакле алдыннан Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе укучылары өчен сәхнә теле буенча мобиль дәрес узган. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.
Дәресне Татарстанның атказанган артисты, телевидение дикторы, алып баручы һәм укытучы Инсаф Абдулла үткәргән. Балалар дикция һәм интонацияне камилләштерү, сәхнәдә үз-үеңне тоту буенча киңәшләр алганнар.
«Озын-озак балачак» спектакле — театрның соңгы премьерасы. Режиссеры — Илсур Казакбаев.
Спектакль «Бердәм Россия» партиясенең балалар театрына грантлар бирүче федераль проекты кысаларында куелган.