“Россия Федерациясе халыкларының телләре – дәүләт һәм җәмгыятьнең милли байлыгы” Россиякүләм форумы
Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы Мәгариф буенча Федераль агентлык ярдәме белән агымдагы елның 17-21нче ноябрендә Мәскәүдә “Россия Федерациясе халыкларының телләре – дәүләт һәм җәмгыятьнең милли байлыгы” исемле икенче Россиякүләм форум уздыра.
Форумның максаты – Россиядә яшәүче халыкларның туган телләрен саклап калу өчен фәнни-теоретик нигезләмәләр әзерләү, функциональ баланслы икетеллелекне үстерү һ.б.
Форум кысаларында “Россия җәмгыятенең тупланып ныгуы шарты буларак мәгариф системасында икетеллелек һәм мәдәниятләр диалогы” дигән фәнни-гамәли конференция; “Мәгариф өлкәсендәге яңа законннар җыелмасы шартларында тел һәм мәдәнитяләр үсеше мәсьәләләре”, “Туган телләрне саклап калу һәм үстерү буенча халыкара хезмәттәшлек перспективасы” кебек темаларга түгәрәк өстәлләр; “Туган тел укытучысы” исемле икенче Россиякүләм конкурсы; “Мәгариф” илкүләм проекты җиңүчеләренең иҗади эшләре, методик эшләнмә һәм автор программалары, туган телдән яңа дәреслекләр урын алган күргәзмә оештырылачак. Кыскасы, форум төрле чараларга бай үтәчәк.
Аның видео-трансляциясен http://www.firo.ru сылтамасы буенча карарга мөмкин. Тулырак мәгълүмат биредә: http://forum2.firo.ru