Үзүсеш белән кызыксынган укытучыларны ТР Мәгарифне үстерү институты берләшмәгә керергә чакыра
16 Oct, 2020 Раил Гатауллин 0
ТР Мәгарифне үстерү институты үзүсеш белән кызыксынган, камиллеккә омтылган мәгариф хезмәткәрләрен Компетенцияләр порталы кысаларында онлайн-берләшмәгә керергә чакыра.
Онлайн-берләшмә кысаларында укытучылар:
- ТР Мәгарифне үстерү институты чараларында катнаша;
- хезмәттәшләре белән иң яхшы авторлык материаллары белән уртаклаша;
- мәгариф өлкәсендә әйдәп баручы экспертлардан үз сорауларына җаваплар ала;
- Татарстан Республикасы һәм башка төбәкләрдәге хезмәттәшләре белән фикер алыша ала.
Фикер алышуның төп юнәлешләре:
- мәгариф өлкәсендә дәүләт сәясәте;
- тәрбия;
- профориентация;
- остазлык;
- санлы дидактика;
- инклюзив белем;
- балаларга һәм гаиләләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү.
Онлайн-берләшмәнең адресы: https://teachers-skills.ru/communities