Баланың белем алуы балалар бакчасыннан башлана
Илсур Һадиуллинның Тәрбиячеләр көне белән котлавы.
Хөрмәтле тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре! Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлауларымны кабул итегез!
Баланың белем алуы балалар бакчасыннан башлана. Баласын мәктәпкәчә тәрбия учреждениесенә биргәндә ата-ана иң элек аңа уңайлы һәм яхшы булуын тели. Шуңа да бакчада балаларны яратучы, алар белән уртак тел таба алучы, аларны кызыксындыра һәм сәләтләрен, мөмкинлекләрен дөрес юнәлештә үстерә алучы кешеләр эшләве мөһим. Аның нинди булып үсүе күп очракта сезнең белемегезгә, тәҗрибәгезгә, мәхәббәтегезгә һәм түземлегегезгә бәйле.
Көн саен республиканың кечкенә гражданнары өчен 2 меңнән артык балалар бакчасы үз ишекләрен ача, аларда 22 меңгә якын педагог, 30 мең башка хезмәткәр: пешекчеләр, кече тәрбиячеләр, шәфкать туташлары, кер юучылар һ.б. балаларга көн саен җылылык өләшүчеләр эшли.
Сезнең һөнәри осталыгыгызга, киң күңелле һәм сайлаган эшегезгә тугрылыклы булуыгызга тирән ихтирам хисемне белдерәм! Ныклы сәламәтлек, бәхет, барлык башлаган эшегездә уңышлар телибез! Сезгә һәрвакыт һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын, иҗат планнарыгыз тормышка ашсын!
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры вазыйфаларын башкаручы И.Г.Һадиуллин.