«Педагогик Олимп – 2009» республикакүләм конкурсы
21 Nov, 2008 Сылу 0
Агымдагы елның 15нче октябреннән 2009 елның 15нче мартына кадәр республикада «Педагогик Олимп – 2009» исемле республикакүләм конкурс уза.
Бәйгедә гомуми белем бирү оешмаларының педагогик сыйныфлары (группалары) укучылары, югары һәм урта һөнәри белем бирү педагогик уку йортларының студентлары, шулай ук укыту, фәнни-тикшеренү һәм иҗтимагый эшчәнлектә казанышлары өчен премиягә дәгъва кылучы яшь мөгаллимнәр катнаша ала. Республиканың мәгариф системасына югары квалификацияле кадрлар әзерләү - әлеге чараның төп максаты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге.