Чит илдән кайткан укучыларга коронавируска тест тапшырырга кирәкме?
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләрендә чит илдән кайтканнан соң Covid-19 инфекциясенә тест тапшырмаган укучылар өчен дәресләргә йөрүне тыю юк. Бу хакта журналистларга Россия мәгариф министры Сергей Кравцов Казанга эш сәфәре барышында белдерде.
«Һәр төбәк теге яки бу кагыйдәләрне билгели. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең бу шартларда укучыларны укытуны оештыру буенча гомуми рекомендацияләре бар, аларны мөмкин булган кадәр үтәргә кирәк. Һәм бу укучыларның, аларның ата-аналарының һәм укытучыларның сәламәтлегенә бәйле барлык хәвеф-хәтәрләрне минимальләштерә. Әлеге рекомендацияләрдә турыдан-туры бу таләп юк», - диде министр.
Россия мәгариф министры Сергей Кравцов Казанда «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру һәм 2030 елга илкүләм максатларга ирешү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Ул шулай ук берничә мәгариф учреждениесендә булды.