Татарстан Милли китапханәсенең яңа бинасында бушлай экскурсияләр үткәрелә
2 Sep, 2020 Фәния Фазлыева 0
Чыганак:
Татарстан Милли китапханәсенең яңа бинасында, китап фондларын бирегә алып килгәнче, экскурсияләр оештырылачак. Бу хакта ТР Милли китапханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Китапханә фондларын Пушкин урамындагы 86нчы йортка күчергән вакытта Татарстанда яшәүчеләр һәм республика кунаклары ачык экскурсияләргә рәхим итә алачак», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.
Китапханә белән танышкан вакытта уку һәм күргәзмә залларын, фойедагы сәнгать инсталляциясен һәм бина террасасыннан ачылган күренешне бәяләп булачак. Экскурсиягә китапханәнең рәсми сайтында язылырга мөмкин.
Октябрь аенда теләгән һәркем китапханәдә алдан бирелгән заказ буенча классик уку залында шуның белән эшләү өчен китап алачак.